Русия төбәкләрендә “Бар тавышка” яшьләр конкурсының сайлап алу этабы башланды, дип хәбәр итә Русия милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның матбугат хезмәте.
Син талантлы һәм үзеңә ышанасыңмы? Әле яшь һәм дәрт-дәрманлысың? Сәхнәдән башка яши алмыйсыңмы? Конкурста катнаш һәм үзеңне сынап кара! Башта вовесьголос.рф проекты сайтында заявка-анкета калдыр һәм аңа үз чыгышыңның видеоязмасын беркет. Заявкалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә. Проектта 13тән 17 яшькәчә башкаручылар катнаша.
Билгеле 10 музыкант, продюсер, ил шоу-бизнес эшмәкәрләреннән торган жюри финалистларны сайлап ала. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан алар күренекле артистлар, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашу, вокал һәм актерлык осталыгы буенча илнең иң яхшы педагогларының осталык классларында булу өчен өчен Мәскәүгә баралар.
– Мондый конкурс оештырылуын хуплыйм. Бу милли җыр сәнгатен, туган телләрне үстерүгә булышлык итүче яхшы, зур чара, шулай ук җырчы булырга хыялланган мәктәп укучыларына үзләрен күрсәтү, тыңлату өчен шәп мөмкинлек.
Татар җыр сәнгатенең йөзек кашы булган Әлфия Абзалова, Хәния Фәрхи, башкорт халкының кабатланмас тавышлы Гали Хәмзин, Фәрит Бикбулатов, Фәридә Кудашева кебек халык җырчылары арабыздан китеп барды... Бүген дә, киләчәктә дә аларның лаеклы дәвамчылары булырга, буыннан буынга изге мирас булып тапшырыла килгән халык җырларын алар шикелле югары осталык белән башкара алырдай яшь җырчылар сәхнәгә күтәрелергә тиеш. Моның өчен кабатланмас, матур тавышлы яшьләрне менә шундый конкурслар ярдәмендә эзләп табарга, укытырга кирәк. Ә алар бар, безнең Бәләбәй төбәгендә дә бәйрәм концертларында матур, үзенчәлекле тавышлы балаларның җырлаганын еш ишетергә туры килә. Алар бәйгедә катнашсыннар, үзләрен сынап карасыннар иде. Уңышлар телим!
Әнисә Гаделшина әзерләде.