Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2018, 19:04

Бүлендек компанияләр берләшмәкче

АвтоВАЗ предприятиеләре өчен беркетмә эшләнмәләр, пружиналар һ.б. төп җитештерүче ”БелЗАН” җәмгыяте – дүрт бүлендек компанияне – “БелЗАН МЕТ”, “БелЗАН МК”, “БелЗАН Сервис” һәм “Белспринг” җәмгыятьләре – предприятиегә кушу юлы белән үзгәртеп кору планлаштыра, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Үзгәртеп кору турында мәсьәлә 17 сентябрьдә акционерларның чираттан тыш җыелышында каралырга тиеш, ул читтән торып тавыш бирү рәвешендә узачак. Үзгәртеп коруга каршы тавыш биргән акционерларга кәгазьләрнең һәркайсын 1,24 сумга сатарга тәкъдим ителә.
“Коммерсанть” газетасында нәшер ителгән мәгълүматка караганда, ел башына карата, “БелЗАН”ның устав капиталының 99,2 процентына банкротлык чигендәге “АвтоВАЗагрегат” җәмгыяте (Тольятти ) ия. Чынында завод залог кредиторы – “РТ-капитал” җәмгыятенең “Ростех” дәүләт корпорациясе бүлендек компаниясе тарафыннан контрольдә тотыла.
Римма Солтанова әзерләде.
Читайте нас: