Гомумрусия халык фронты (ОНФ) активистлары республикада яшәүчеләрне экологик акциягә кушылырга һәм kartasvalok.ru интерактив ресурсында билгеләнгән законсыз чүплекләрне бетерергә чакыра.
– Бәләбәй районына килгәндә, “Генераль җыештыру” проектын гамәлгә ашырганда бездә 31 чүплек ачыкланды, шуларның унсигезен коммуналь хезмәтләр юк итте, – дип билгеләде Башкортстан Республикасында ОНФның “Генераль җыештыру” проекты координаторы, Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсе Советы депутаты Морад Шафиков. – Көз – ул уңыш җыю мәле, һәм контейнер мәйданнары тагын бакча калдыклары белән тула. Республика властьлары шуңа бәйле шәхси торак хуҗалары өчен калдык җыю нормаларын яңадан карады, бу, һичшиксез, чүпне чыгару бәясендә чагылачак. Шәһәр кешеләре өчен бу гадел булса, бакча калдыкларын асылда янган тирес сыйфатында файдаланырга өйрәнгән авыл халкы өчен бигүк дөрес түгел. Гомумрусия халык фронты бу мәсьәләне федераль дәрәҗәгә күтәрде.
Бәләбәй шәһәренең шәхси секторында яшәүчеләр сабакларны бакчаларында калдырыр һәм бу контейнер мәйданнарын чүпкә батырудан азат итәр, чүп чыгару бәясен киметүгә китерер, дип өметләнәм.
“Эшлибез!” экология акциясе – шәһәрне һәм авылларны чүп-чардан тазарту һәм тирә-ягыбызны ямьләү өчен яхшы мөмкинлек.
“Илне генераль җыештыру” экология акциясе РФ Президентының производство һәм куллану калдыклары белән нәтиҗәле эш итүне тәэмин итү өлкәсендә 2018 елның 7 маендагы “2024 елга кадәр Русия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында” 204 нче Указына ярашлы уза һәм 2018 елның 1 гыйнварына ачыкланган торак пунткларда рөхсәтсез чүплекләрне бетерүгә юнәлтелгән.