Подписчик көнендә килеп, ул бу юлы да 2019 елның беренче ярты еллыгына “Белебеевские известия” һәм “Бәләбәй хәбәрләре” хәбәрләренә язылды. Аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Институт тәмамлап, 1977 елда Бәләбәйгә килгәннән бирле газетага язылмыйча калганым юк. Ул чакта ул “Җиңү байрагы” исемендә чыга, мөхәррире Рифкать Усманов иде. Башта русчасын гына алдырдым, менә биш ел инде басманы ике – рус һәм татар телләрендә алдырам, – ди Флюр Фәрит улы.
– Ни өчен? – дип кызыксынам.
– Ә башкача ничек, “Белебеевские известия”дән республикага, шәһәр һәм районга кагылган яңалыкларны, рәсми материалларны укып барам, мине район халкы тормышы һәрвакыт кызыксындырды, хәзер дә шулай.
Ә “Бәләбәй хәбәрләре” исә төбәктә яшәүче татарлар дөньясы белән таныштыра. Үз төбәгебез каләм ияләренең иҗатын гел укып, күзәтеп барам. Аннары татар теле –туган телем, аны һич онытырга ярамый.
– Флюр Фәрит улы, газетаны укымлы итү, тиражны арттыру өчен нәрсә тәкъдим итәр идегез?
– Басманың соңгы еллардагы форматы ошый, ул шактый кызыклы. Ә темаларга килгәндә, җәмәгать оешмаларының эшен күбрәк яктыртасы иде, алар бит халыкка якын. Аннары яшәешебездәге кимчелекләрне, ә алар бар, күрсәтергә, тәнкыйть материаллары бирергә. “Закон сагында” битләре чыга, әлбәттә, әмма “Суд залыннан” материаллары ешрак булсын иде, алар болай, кызык өчен түгел, гыйбрәт алыр өчен кирәк, тәрбияви әһәмияте бар.
– Бүген яшьләр укымый, диләр. Аларны гәзит укуга ничек җәлеп итәргә?
– Яшьләр укымый дип әйтү бигүк дөрес түгел. Алар интернетта утыра, айфоннан укый, илдә, дөньяда барган хәлләргә һич тә битараф түгел. Менә минем ике улым бар, алар килсәләр, безнең газетадагы монавы мәкаләне укыдыгызмы, дип сорыйм. Юк, диләр. Кулларына тоттыргач, кызык икән дип, тын да алмыйча укып чыгалар.
Милләттәшләрне үз гәзитебезгә язылырга чакырам, басманы кулга тотып укуны бернинди интернет, айфоннар да алыштыра алмый.
Зәйфә Салихова әңгәмәләште.