Горохов урамында биек койма артында төзелеш баруын техника тавышын ишетеп кенә шәйләргә була иде. Хәзер инде төзүчеләрнең рәт-рәт итеп кирпечне кирпечкә, блокны блокка салулары күренеп тора. Фасад төзелә, беренче кат эшләнеп бетеп килә.
– Нулевой цикл тулысынча әзер, тагын аз гына һәм икенче катны күтәрә башлыйбыз, – дип сөйләде “Главспецстрой” җәмгыятенең баш инженеры Владимир Базуев. – Канализация, су белән тәэмин итү, бәйләнеш челтәрләре үткәрелде. Җылылык бирүнең тышкы челтәре 40 процентка төзелде.
– Без алтынчы балалар бакчасын салабыз, – дип өсти Артем Давыдов. – Көннәр аяз торды, кояшлы, коры. Төзүчеләр сыйфатка ныклы игътибар биреп, әйбәт вакыттан мөмкин кадәр файдаланып калырга тырыша. Эшләр беркадәр графиктан алда бара.