Новости
18 Сентября 2018, 07:59

Аналык өчен медаль ... алды Бәләбәй районыннан өч әни

Башкортстан Хөкүмәтендә күп балалы аналарны бүләкләү тантанасы узды.

Республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның Указына ярашлы, күп балалы 45 анага – мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, сатучылар һәм хуҗабикәләр – югары награда тапшырылган.
Бүләкләнгәннәр арасында Бәләбәй районыннан да вәкилләр бар. Аксаков авыл советы биләмәсенең Надеждин авылыннан Надежда Витальевна Сааттарова (6 бала, хуҗабикә), Наталья Васильевна Хәмидова (5 бала, хуҗабикә); Максим Горький авыл советы авыл биләмәсенең М. Горький исемендәге токымчылык заводы Үзәк усадьбасы авылыннан Светлана Вячеславовна Шәймәрданова (5 бала, “Флагман” җәмгыятендә сатучы булып эшли) “Аналык даны” медалена ләаек булдылар.
Әнисә Гаделшина.
Читайте нас