Программа БР Мәдәният министрлыгында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның республиканың дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен үстерү чаралары турында 2017 елның 14 сентябрендәге Указында чагылган поручениесе буенча эшләнгән. БР Башлыгының тагын бер Указы белән дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грантлар булдырылган.
Программаның төп бурычлары – рус, башкорт һәм төбәктә яшәүче халыкларның телләрен үстерүгә булышлык итү, шул исәптән аларны төрле өлкәләрдә куллануны киңәйтү, халыкның тел грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү, яшьләр арасында туган телләрне популярлаштыру.
Әлеге бурычларны фәнни-мәгариф һәм мәдәни-агарту юнәлешләрендәге чаралар исәбенә тормышка ашыру фаразлана. Өч өстәмә программа составында – “Рус теле”, “Башкорт теле” һәм “Туган телләр” – республиканың Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары, БР Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты катнашлыгында эшләнгән 50 ләп чара каралган, мәгълүмати һәм цифрлы технологияләрне киң куллану карала.
Программа 2019-2024 елларга исәпләнгән, этапларга бүлмичә. Ел саен аны гамәлгә ашыруга төбәк бюджетыннан 101 дән 134 миллион сумга кадәр акча юнәлтеләчәк. Программа чаралары телләрне саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.
Бөтенрусия халык исәбен алу мәгълүматлары буенча республика территориясендә 160тан артык халык вәкилләре яши. Яшәүчеләрнең яртысыннан күбесе ике һәм күбрәк телгә ия. Башкортстанда яшәүчеләрнең 96,7 проценты – рус теленә, 22,9 процент – башкорт, 26,1 процент – татар,1,98 ар процент – мари һәм чуваш, 0,47 процент – удмурт теленә ия.
Республиканың белем бирү оешмаларында Русия халыкларының 14 телен өйрәнү сакланган.
Әнисә Гаделшина әзерләде.