Әле көз, уңыш җыю чоры. Иккән игеннәрдән, яшелчәләрдән гошер сәдакасы бирергә кирәклеген дә онытмаска кирәк. Зәкят, гошер сәдакалары ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрьләргә, мосафирларга, бурычлы кешеләргә, тоткыннырга, Аллаһ юлында хезмәт итүче кешеләргә бирелә ала. Әлеге сәдакәләрне хөкүмәттән бер тиен стипендия алмый торган шәкертләргә яки аз гына стипендия алып укучы студентларга бирү дә дөрес. Зәкят, гошерне балалар – әти-әниләренә, әти-әниләр балаларына бирү дөрес түгел. Мохтаҗ туганнарыңа бирү дөрес. Авыл картлары, малның бәрәкәте – гошердә, дип тиктомалдан гына әйтми.