Новости
19 Сентября 2018, 07:05

Яраткан җырчыбыз Зинил

Татар җыры! Тел белән аңлатып, сүз белән язып бирә алмаслык нинди сихри көч бар синдә? Синдә талир тәңкә чыңлавы, тальян тавышы, сазыбыз аһәңнәре, чишмәләр чылтыравы, урман шаулавы... Синдә халык җаны, аның шатлык-куанычы, сөенеч-көенече, кайгы-хәсрәте...

Җыр-моңнары белән туган телебезнең, татар моңының бөтен гүзәллеген түкми-чәчми халкыбызга тапшырып, еллар дәвамында җыр сәнгатенә тугры хезмәт иткән яраткан җырчыбыз Зинил Бикмөхәмәтов күптән түгел үзенең күркәм юбилеен – гомер бәйрәмен билгеләде.
Халкыбызның искиткеч бай җыр мирасы бар. Зинил Гарифулла улы яшьлек елларыннан ук әнә шул хәзинәне саклау, киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә эшли, җырлый, шул җәүһәрләрне тамашачы күңеленә җиткерергә тырыша. Табигать җырчыга кабатланмас тавыш белән бергә йөрәк җылысы, күңел юмартлыгы, зыялылык та биргән.
Ул – яшь сәхнә осталарына һәр яклап өлге. Сәхнәдә тыйнаклыгы, башкару осталыгына ия булуы һәм, әлбәттә, моңлы тавышы белән һәр җырны чын Җыр дәрәҗәсенә күтәреп, тамашачыга илтә. Менә шуңа күрә дә Бәләбәй җирлегендә аның һәр чыгышын көтеп алган үз, яраткан тамашачысы бар.
Моң дәрьясына чумасың,
Зинил чыгып җырласа.
Былбыллар тыңлый көнләшеп,
Җирне сихри моң баса.
Моңнар сабантуенда ул
Мәйдан тоткан каһарман.
Яшь җырчылар канат яра,
Илһам алып аңардан...
Зинил җырлый башлау белән
Күңел күге аллана.
Хәтер түрендә яктырып,
Тукай, Сәйдаш җанлана.
Зинил Бикмөхәмәтов җыр сәнгатендә үзе бер кабатланмас күренеш дисәм, һич та артык булмас. Һәрхәлдә безнең якларда. Халкыбызның ерак үткәнен, кичергәннәрен күзаллау өчен Зинил Бикмөхәмәтов башкаруында “Тәфтиләү” , “Кара урман” кебек җырларны тыңлау җитә. Аның йөрәк моңы аша халкыбызның ачы күз яшьләре дә, кайгы-хәсрәте, аһ-зары – барысы да тоемлана. Җырчының һәр ымы, һәр ишарәсе, йөрәк тавышы якын, үзебезнеке.
Холык-фигыле, яшәү рәвеше, тырышлыгы һәм таланты белән чын җырчы исемен аклап яшәүче Зинил Гарифулла улына иҗади уңышлар, яңа җырлар, озын-озак безнең сафта булуын телибез.
Рәзидә Ибатуллина,
“Акчарлак” һәм “Җәүһәр” татар җыры төркемнәре җитәкчесе.
P.S. Бүген, 19 сентябрьдә "Урал батыр" милли-мәдәни үзәгендә юбилее уңае белән кичке сәгать 18.30да Зинил Бикмөхәмәтовның иҗат кичәсе була.
Читайте нас