Новости
25 Сентября 2018, 09:32

Авылда медицина турында

Бәләбәй Үзәк дәваханәсе тармагында 31 фельдшер-акушерлык пункты эшли.

– Бүгенгә егерме алты фельдшер-акушерлык пункты кадрдлар белән тәэмин ителгән, дүртесендә – Казанка, Үрнәк, Кирилловка һәм Рассветта – медицина хезмәткәре юк, – дип сөйли Бәләбәй Үзәк дәваханәсе баш врачы Рөстәм Ишмурзин. – “Земство фельдшеры” программас ыбуенча 2016 елда – ике фельдшер (Пятилетка, Илькино ФАПларына), 2017 елда өч фельдшер (Донской, Байморза, Тузлыкуш) эшкә кабул ителде.
Авыл саулык сагын һәм тәүге медицина-санитария ярдәме күрсәтүне үстерү максатында 2018 елда БР Сәламәтлек саклау министрлыгына модульле өч ФАП (Яңа Семенкино, Тузлыкуш, Малиновка) һәм Аксаков авыл врач амбулаториясе төзүгә гариза бирелде.
Әйтергә кирәк, 2018 елның июлендә Аксаков авыл врач амбулаториясе бинасын төзүгә акча бүленде.
Марина Прохорова әзерләде.
Читайте нас