Гриппка каршы төп чара – ул вакцина. Ул тиешенчә сакласын өчен прививканы грипп эпидемиясе башланганчы 1-2 ай алдан, ягъни сентябрь-октябрьдә эшләтергә кирәк. Гриппка каршы прививка организмда аңа карата иммунитет барлыкка китерә яйсә авыруның җиңелчә үтүенә булышлык итә.
Грипп вирусының үзгәреп торуына бәйле, привика ел дәвамында гына ярдәм итә! Аны ел саен эпидемия чоры алдыннан яңартырга кирәк!
Прививканы хроник чирле кеншеләргә, хезмәтләндерү өлкәсендә эшләгәннәргә, балалар, медицина һәм гомум белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә, пенсионерларга мотлак казатырга кирәк.
Бәләбәй үзәк райен дәваханәсенең 1 нчы поликлиникасында өлкәннәргә грипптан вакцина эшләтү башланды. Теләгәннәргә эш вакытында участок врачына, шимбә дежур терапевтка мөрәҗәгать итәргә.
Грипптан искәртү максатында кешеләр күпләп җыелган урыннарга барудан тыелыгыз. Кулыгызны сабын белән юыгыз, күз, танау – авызыгызга кагылырга тырышмагыз. Бүлмәләрне ешрак җилләтегез һәм көн саен дезинфекция чаралары белән юып чыгыгыз.
Авырсагыз, нәрсә эшләргә?
Грипп авыруы кинәт башлана. Тамак авырта, ютәлләтә, танау “эшләми”, бөтен тән, буыннар сызлый, өшеп-калтырата, 38 градуска кадәр тән температурасы күтәрелә, баш чатнап авырта. Бу очракта кичекмәстән врач йә ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
Күбрәк су, чәй һ.б. эчегез. Ютәлләгәндә, төчкергәндә авызыгызны һәм танавыгызны бер тапкыр кулланыла торган салфетка белән каплагыз һәм аны шунда ук ташлагыз. Яныгызда кешеләр булса, битлек киегез, аны ике-өч сәгать саен яңартып торырга кирәк. Тулысынча терелгәнгә кадәр өйдән чыкмагыз, үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез! Дәвалауны врач кына тәгаенләй ала.
Медицина профилактикасы бүлекчәсе.