Сентябрь азагында Башкортстанда XXVIII Халыкара Аксаков бәйрәме узачак. Төп мәйданнар – Уфа шәһәре, Уфа, Бәләбәй һәм Кырмыскалы районнары.
Шуңа бәйле Бәләбәй муниципаль районы хкимиятендә оештыру комитеты утырышы узды, анда бәйрәм чараларының мәдәни программасы каралды.
– Кунакларны Әлшәй һәм Бәләбәй районнары чигендә 29 сентябрьдә каршылаячакбыз, бәйрәм үзе Надеждин авылында Аксаков тарихи-мәдәни үзәгендә узачак. Иван Сергеевич Аксаков чукындырылган Солунский чиркәвендә гыйбадәт кылыначак, Сергей Тимофеевичның һәйкәленә чәчкәләр салыначак, – дип таныштырды җыелганнарны программа белән муниципаль районның Социаль үсеш идарәлеге начальнигы Олег Данилин.
Бу көнне Аксаковлар гаиләсе музеенда – “Аксаковның туган иле” күргәзмәсе, Үзәк биләмәара китапханәдә – Аксаков турында фильмнар күрсәтелү белән кино кунакханәсе, Үзәк Мәдәният сараенда әдәби һәм нәфис күргәзмәләр ачылачак.
XXVIII Халыкара Аксаков бәйрәменең төп чараларының берсе – БР Мәдәният министрлыгы Гуманитар тикшеренүләр үзәгенең, И. С. Аксаковның тууының 195 еллыгына арнап, түгәрәк өстәл уздыруы.
Приют поселогында шулай ук әдәби-музыкаль очрашу үтәчәк.
Бәйрәмне “Өмет кыңгыраулары” Аксаков кичәсе йомгаклаячак.