Новости
25 Сентября 2018, 13:48

Яшә әле моңландырып...

«Балкыш» вокал татар җыр ансамбле быелгы иҗат мизгелен 19 сентябрьдә матур кичә белән башлап җибәрде.Төркемнең сәхнә осталары ансамбльнең солисты Зинил Бикмөхәммәтовның юбилей кичәсен үткәрде.

“Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенең тамаша залы җырчының иҗатына битараф булмаган җыр-моң сөючеләр белән тулы иде. Яраткан җырчыбызның “Автонормаль” заводында бергә эш башлаган хезмәттәше Евгений Скоробогатовның, шулай ук балачак дусты Әмир Зариповның чыгыш ясаулары кичәне тагын да ямьләде. Татар җыр сәнгатен саклауга зур өлеш керткән Зинил Гарифулла улының дуслары, фикердәшләре, сәхнәгә күтәрелеп, җылы сүзләр әйтеп, юбилярга соклануларын, ихтирамнарын белдерделәр. Ә җырчы бай репертуарыннан тамашачылар үз иткән җырларын бүләк итте.
Зинил Гарифулла улы Бикмөхәммәтов 56 елдан артык моңлы тавышы белән үз тамашачысының күңелен күрә. Оныгы Самира Ширинова бабасының талантын үзенә алып, аны дәвам итә. Ак юл сиңа, Самира!
Гөлсинә Вәлиева,
“Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенең клублар берләшмәсе җитәкчесе.
Читайте нас