Бу билге сул яктан калак сөяге тирәсенә куела. Процедурага бер минутлап вакыт китә һәм ул авырту тудырмый диярлек. Малявка кушаматлы бия үзен бик тыныч тотты, үзенең электрон билгене беренечеләрдән булып алып, тарихка керүен сизми дә калды шикелле. Шәһәр ветлечебницасы начальнигы Айдар Гәрәев сканер ярдәмендә малның идентификация номеры (ул шунда ук авыл хуҗалыгы малларының теркәү ведомостена кертелде) экранда чагылуын тикшерде. Шунда ук аерым графада биянең туган елы, исеме, төсе күрсәтелде.
– Чип – ул үзенә күрә электрон паспорт кебек, анда мал һәм аның хуҗасы турында тиешле мәгълүмат бирелә. Барлык мәгълүматлар Малларны исәпләү һәм теркәү бердәм милли системасына кертелә, – дип аңлатты районның ветеринар врачы Радик Сәбәхов. – 2018 елда бөтен район буенча эре һәм вак маллар, чучкаларга биркалар, атларга чиплар кую эше уздырыла, ә киләсе елдан эт-песиләр мотлак идентификацияләнергә тиеш.
Әйтергә кирәк, биркалар һәм чиплар кую мал хуҗаларына яңа салымнар кертүне күзалламый. Бу эш ветеринария исәбе өчен кирәк. Нәтиҗәдә маллар саны, аларның килеп чыгышы, күчүе, ветеринар-санитар иминлеге хакында мәгълүмат алу, җитештерүчедән кулланучыга кадәр проукцияне контрольдә тоту һәм аның ветеринар-санитар җәһәтеннән сыйфатын гарантияләү мөмкинлеген бирә.
Бәләбәй районы һәм шәһәре ветстанциясе мәгълүматлары буенча, районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында әлеге вакытта 150ләп ат асрала, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә – 1500гә якын. Биркалар һәм чиплар хакын мал хуҗалары түли.