Семинарны милли-мәдәни автономия рәисе Римма Үтәшева ачты һәм алып барды.
– Без өченче тапкыр шундый утырыш үткәрәбез. Бүген мөһим тема –туган телне укыту мәсьәләсе буенча фикер алышу өчен җыелдык, - диде Римма Әмир кызы. – Русия Президенты Владимир Путинның туган телләрне ирекле укыту турындагы чыгышыннан соң бик күп сораулар, бәхәсләр булды. Башкортстанда дәүләт телләрен ирекле өйрәнү өчен тиешле шартлар тудыру, башкорт телен һәм республика халыклары телләрен өйрәнү системасының нәтиҗәлелеген һәм мөмкинлеген тәэмин итү максатында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов махсус указга кул куйды. Русия Дәүләт думасы туган телне ата-аналарның теләге буенча базис программасында укыту турында закон кабул итте. Республикаларда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Бу халыклар Русияне тәшкил итә. Федераль законда туган телләрне өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудырылырга тиеш дигән. Һәр милләт өчен үз туган теле кадерле.
Чарада М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов, Мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге баш белгече Гүзәл Закирова, Мәдәният министрлыгы вәкиле Ирек Имангалин, Чишмә районы хакимиятенең мәгариф бүлеге мөдире Сөләйман Ваһапов, Бәләбәй татар гимназиясе директоры Дамир Хәбибрахманов чыгыш ясадылар.
Дамир Фәнис улы жыелучыларны татар гимназиясе тормышы, татар телен укыту торышы белән таныштырды.