Бәләбәйдә ял көне ярминкәләре Үзәк базар янәшәсендә урнашкан “Траст” җәмгыяте мәйданында (Войков урамы, 134) – 29 сентябрьдә; 6,13, 20 һәм 27 октябрьдә; 3,10,17 һәм 24 ноябрьдә; 1, 8,15, 22 һәм 29 декабрьдә оештырылачак.
Приют поселогында – Колхоз базары янында “Меркурий” предприятиесе мәйданында – 30 сентяборьдә; 7,14, 21 һәм 28 октябрьдә; 4,11, 18 һәм 25 ноябрьдә; 2,9,16,23 һәм 30 декабрьдә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, сәүдә, эшкәртү сәнәгате җитәкчеләренә, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булганнарга ял көне ярминкәләрендә актив катнашырга, “Траст” һәм “Меркурий” җәмгыятьләре җитәкчеләренә – авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итүчеләрне махсус кием, контроль-үлчәү приборлары, ветеринар лаборатория хезмәтләре белән тәэмин итәргә, ярминкә мәйданнарын вакытында җыештыруны һәм аларны кардан чистартуны оештырырга тәкъдим ителде.
Карар үтәлешен контрольдә тоту хакимият башлыгы урынбасары Н.К. Гомәровка йөкләтелде.
Римма Солтанова әзерләде.