Фәннүр Заһит улы Ибраһимов “Автонормаль” заводына эшкә армиядән кайткач 1972 елда килә. Ул чакта егетнең бик тә инструментлар производствосына элгәсе килә, әмма аны вак беркетмәләр цехына сыр кисүче итеп алалар, моңа ул хәзер һич үкенми. Яңа урынга тиз өйрәнеп китә: яшь коллектив, яңа корылмалар... Эш җитәрлек, эш кайный! Мәкалә героебыз элек станокларны күз алына китермәсә дә,кызыксынучанлыгы, зирәклеге аңа яңа һөнәрне тиз үзләштерергә ярдәм итә. Берничә ел сыр кисүче булып эшләгәч, Фәннүр Заһит улы автомат линияләрен һәм агрегатлы станокларны көйләүче һөнәрен үзләштерә. Аңа бүген дә тугры ул. Бай эш тәҗрибәсен коллегалары белән теләп уртаклаша.
– Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез, эш барышында төрле мәсьәлә-сораулар килеп чыга, киңәшләшәбез. Заводта 47 ел эшләвемә карамастан, яңалыкка һәрчак урын бар. Тормыш бер урында гына тормый, – дт яшьләрнең остазы.
Фәннүр Ибраһимов – актив кеше. Пенсионерлар сафын тулыландыруына алты ел тулып китсә дә, ветеран эшен калдырырга уйламый. Эше һәм коллективы аңа яшәү чәме өсти. – Өйдә кул кушырып утырасы килми. Заводта ихтирам итүләре шатландыра, – дип билгели ветеран. – Матди ягы да тормышта зур роль уйный.