Новости
28 Сентября 2018, 09:43

Гаиләләрне берләштерер урын

Баженов авылының нәкъ уртасында озак көтелгән балалар мәйданчыгы “Заманча шәһәр мохитен булдыру” программасына ярашлы барлыкка килдеДәресләр тәмамлану белән “халык контролерлары” Карина Никитина, Таня Наум ова, Полина Верхотурова белән Степан Кучук авыл паркына ашыкты, анда “Металл каркаста экологик җиһаз” җәмгыяте (Нефтекама шәһәре) хезмәткәрләре балалар мәйданчыгында эшләрне тәмамлап килә, конструкцияләрне бетон нигезгә утырта.

Баженов авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәйдәр Адигамов җитәкчелегендә булачак мәйдан урынында алдан нигез эшләгәннәр.
– Акча экономияләп, без өстәмә спорт модуле алдык, бу малайларга ошаячак, – дип сөйләде эшләр идарәчесе Евгения Вороьбьева. – Спорт снарядларыннан тыш, мәйданда таганнар, таучык, комлык, пружиналы ат һәм өч эскәмия куелачак.
Балалар эшнең тәмамлануын түземсезләнеп көтә.
– Без паркта уйнарга яратабыз, – ди дүртенче класста укучы Степан, – хәзер монда тагын да кызыграк булачак. Туганым белән килергә мөмкин, ул таганда атынганчы йә комлыкта уйнаганчы, без малайлар белән спорт комплексында ярыш үткәрә алачакбыз.
Өлкәннәр фикеренчә, алар да эш барышын кызыксынып күзәтә, мәйдан балалар уйнар гына түгел, гаиләләрне берләштерер урынга әйләнәчәк.
Гөлнара Мурзина
Читайте нас