Максатка омтылучан егет заводка өйрәнчек булып урнаша һәм тиз арада һөнәренең бар нечкәлекләренә төшенә. Быел “БелЗАН” акционерлар җәмгыяте хезмәткәрләре арасында оештырган һөнәри осталык конкурсында көчен сынап та караган. Һөнәре буенча иң яхшылар белән ярышу яшь белгечкә үсеш өчен әйбәт сабак булган. Киләсе елда Ислам Ри нат улы конкурс җиңүчеләре сафына эләгергә ниятли.Эше һәм коллективы аңа ошый.
– Тырыш, җаваплы, яңа корылмалар беләгн кызысынучан белгеч, – ди аның хакында цех җитәкчелеге.
Әлеге вакытта егет читтән торып бакалавриатта укый, аннары – һичшиксез магистратура.