Аның хәтере искиткеч шәп: даталарны, вакыйгаларны, исемнәрне бер кыенлыксыз искә төшерә. Балаларының, оныкларының һәм туруннарының туган көннәрен саный, аларның һәркайсы хакында яратып һәм горурланып бәян итә.
Хезмәт ветераны, Акасаковның 41 нче мәктәбе укытучысы Мария Максимовна Букрееваның исеме безнең район педагогларына яхшы таныш. Хаклы ялдагы Мария Максимовна – аны яратып шулай дип йөртәләр – авылда бер чарага, бер бәйрәмгә бармыйча калмый!
– Мин төп авылныкы түгел, – дип Мария Максимовна. – Гаиләбез Башкортстанның Архангел районыннан. Аксаковка 1953 елда килеп төпләндек. Бу елны Аксаков урта мәктәбенә җиде белгеч килде. Зур педколлектив, 1300 укучы! 5-10 нчы классларда укыттым. 1955 елда завуч итеп тәгаенләделәр. Ә 1975 елда “выслуга” буенча хаклы ялга чыктым.
Ярты ел мәктәптә химия укытырга кеше булмады, эшкә яңадан чыгарга туры килде. Икенче ярты еллыкта беренчесендә үтмәгәнне үттек. Көчәйтелгән программа буенча эшләдек. Соңгы тапкыр эшкә 1990 елда чыктым – ботаникадан укытым һәм класс җитәкчесе булдым.
2001 елда героинябыз авыр югалту кичергән – ире дөнья куйган; үзе катлаулы чор үткәргән – авариядән соң саулыгын тергезгән. Әмма, бернигә карамыйча, Мария Максимовна әле булса дәрт-дәрманлы, юморга бай. Аксаковлылар өчен ул – бәйрәмнәрдә көтеп алынган кунак, хөрмәтле укытучы. Һәркем өчен җылы сүз таба, хуплап җибәрә белә.
Букреевалар гаиләсендә гаилә тантаналары күптән күркәм йолага әйләнгән. Ике кызы, кияүләре, оныклары да әниләрен, картәниләрен бик ярата, аннан фоторлар, хатлар көтә.
Озын гомер сезгә, Мария Максимовна!