Барлык яңалыклар
Новости
5 октябрь 2018, 11:40

100 яшь – иллә дә шәп бу!

Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм хезмәт ветераны Хабрахман Габбасов үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләде

Йөз яшь – алтын яшь ул. Әлеге данлы юбилейга кадәр яши алган кешеләр ихтирамга гына түгел, чын соклануга да лаек. Шик юк, бу дата аерым игътибарга лаек , нәкъ шуның өчен аны туганнары һәм якыннары гына түгел, ә бәлки шәһәр власте һәм урындагы үзидарә вәкилләре дә билгеләделәр.
Олуг юбиляр Хабрахман Абдрахман улын котларга Бәләбәй муниципаль районының Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Сәлим Гобәев, Бәләбәй шәһәр биләмәсе советы депутаты Ольга Ивлева, Башкортстан сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) республика җәмәгать оешмасының Бәләбәй шәһәр һәм район ветераннары оешмасы советы рәисе Зирәк Шәмсетдинов, Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе Ирина Машнина, “Гаилә” районара үзәге бүлекчәсе мөдире Альбина Таһирова килделәр.
Бәләбәй районының озын гомерле кешесе Х.А. Габбасовка РФ президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевтан бүләк тапшырдылар. Кунаклар ветеран адресына җылы сүзләр әйтте һәм аңа иминлек, якыннарының хәстәрлеген теләде.
Тулы канлы озын тормыш юлы үтеп, ул бик күп шатлыклар тату, кызыклы нәрсәләр белү белән бергә югалтулар, күңел кайтулар да кичергән.
Хабрахман Габбасовның яшьлеге яу кырында үткән – ул туган җирне дошманнардан яклаган. 1939 елда Кызыл армия сафларына чакырылган, 150 нче укчылар полкы составында илебезнең ерак көнчыгыш чикләрен саклган. Ел ярым хезмәт иткәннән соң сугыш башлана. Яшь сугышчыны фронтка озаталар. 122 нче Кызыл байраклы Ерак Көнчыгыш аерым укчылар полкы составында Мәскәү янында сугыша. Можайск, Великие Луки, Ржев, Украина, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Госпитальләрдә дәвалана һәм кабат фронтка әйләнеп кайта.
Совет гаскәрләренең фашистик Германияне җиңүе турында Габрахман Абдрахман улы Румыния җирендә белә. “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен” медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Солдат өенә 1946 елда гына кайта һәм туган авылында кала. Икмәк үстерү, колхозны аякка бастыру өчен ир-атлар куллары кирәк була. Башкортстанда нефть табу башлангач, нефть яткылыклары эзләү эшенә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы шушы өлкәдә хезмәт куя. Безнең төбәк нефтьче икенче туган иленә әйләнә. Бүген Хабрахман Абдрахман улы Бәләбәйдә балалары, оныклары тәрбиясендә яши.
Әнисә Гаделшина.
Читайте нас: