15 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы А. Я. Әхмәдуллина – шундыйлардан. Бәләкәй чакта, дус кызлары курчаклы уйнаган чакта, ул укытучы булып уйный. Ә вакыт җиткәч, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен сайлый, балаларга белем бирү өчен генә түгел, үзе белгәннәрен өйрәтер өчен дә. Аның кебек лар хакында: “Ходайдан укытучы”, – диләр.
Безнең мәктәпкә Алсу Ярулла кызы 1982 елда килде һәм, балаларның, ата-аналар, хезмәттәшләренең лаеклы ихтирамыннан файдаланып, 36 ел эшли. Бу вакыт аралыгында ул яшь укытучыларга изге күңелле остазга, педагог-мастерга әйләнде. Фәннәрне тирәнтен белүе, эше белән мавыгуы ягыннан аерылып тора. А. Я. Әхмәдуллина балаларда эшсөючәнлек, уяулык, табигатькә, туган төбәккә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.
Педагог тәрбия эшенә зур игътибар бирә. Һәр укучысының үзенчәлекләрен күрә, белә, ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә эшли, тәрбия мәсьәләләре буенча аларга акыллы киңәшләр бирә.
Намуслы һәм ифрат җаваплы, дәресләрендә укытуның алдынгы алымнарын куллана. Педагог төрле эш төрләрен гаять оста итеп чиратлаштыра, шуңа күрә дәрес буе укучыларның кызыксынуы сүрелми.
Ярдәмчел, гамьле кеше буларак, ул бервакытта да ярдәм күрсәтүдән баш тартмый. Алсу Ярулла кызы – иҗади кеше, яратучы әни һәм картәни. Кунакчыл йортның ачык йөзле хуҗабикәсе.
Баласы Алсу Ярулла классында укыган ата-аналар без уңдык, дип исәплиләр: димәк, ул акыллы, кешелекле булып үсәчәк.
15 нче урта мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары.