Новости
5 Октября 2018, 06:33

“Ә безнең гаиләдә – татулык”...

... шундый исем белән “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә эшләүче “Ветеран” клубының музыка кунакханәсендә БРда Гаилә елына арналган ял кичәсе узды.

“Гаилә без кемнәрне яратабыз, үрнәк алабыз, хәстәрлек күрәбез, изгелек телибез, шуларны берләштерә. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылыкка, хәстәрлеккә һәм ихтирам итүгә өйрәнәбез. Һәрберебез өчен тормышта бу иң мөһиме”, – дип уртаклаштылар чарада катнашучылар, гаилә кыйммәтләре турында сүз алып барып.
Кунаклар гаилә турында җырлар җырлады, “йорт төзеде” һәм балачакларын, яраткан уенчыкларын, көлкеле кушаматларын искә төшерде, ә аннары вальс әйләнде...
Әнисә Гаделшина әзерләде.
Читайте нас