Павел Салейкинның крестьян-фермер хуҗалыгында бәрәңге уңышын җыеп алганнар. Уңыш гектарыннан 120-130 центнер тәшкил иткән. Әмма “икенче икмәкне” үстерүгә караганда, сату күпкә катлаулырак икән...
Фермерның бәрәңге басуы шәһәрдән алты чакрым читтә, кайчандыр Письмянка авылы булган матур җирдә урнашкан. Абыйлы-энеле Павел белән Евгений Салейкиннар бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерү өчен нәкъ шушы җирне очраклы гына сайламаган – бу авылда аларның эшсөяр әти-әнисе яшәгән. Фермерлар буш яткан җирләрне эшкәртеп, арытаба мул уңыш алыр өчен күп көч салган. Былтыр бәрәңгене 35 гектар итеп утырткан булсалар, быел – 25 гектар мәйданда. Ярты гектарын кишер өчен бүлгәннәр. Быел кабак уңмаган – кырау суккан.
– Яшелчәләрне сата алуга бар өмет – авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, – ди фермер. – Тик аларны уздырырга быел шәһәрдә бик үк әйбәт урын сайламаганнар. Үзәк базар каршында территория авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәр өчен бәләкәй. Ә челтәр магаизиннары, шифаханәләр безнең бәрәңгене алмый. Урындагы продукцияне сатуны авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга махсуслашкан кооперативлар төзү юлы белән хәл итәргә мөмкин. Узган елдан дәүләтнең бу яшелчәне үстерүгә дотация бүлүдән туктавы да фермерның бәкәленә суккан. КФХ продукциясе бәясенең югары булуы уңышны шәһәрдәге яшелчә саклыгычка илтергә туры килүенә бәйле. Аны үзеңә төзү зур чыгым таләп итә. Быел “Гримме” бәрәңге җыю комбайнына Германиядән запас частьләр алуга күп акча тотынылган. Өстәвенә алар чит илдән озак килгән, шуңа уңышы җыюга сентябрь ахырында гына төшкәннәр.
Бүген фермерлар җир эше белән нигездә үзара ярдәм аркасында гына эшләүләрен дәвам итә. Быел, мәсәлән, районның КФХ ассоциациясе җитәкчесе Александр Шипицын Павел Салейкинга бушлай мең тонна тирес биргән.
Җирдә бүген ата-бабалар җире, аларның мирасы буш сүз түгел, ә тормыш рәвешенә әйләнгән көчле рухлы кешеләр генә эшли ала