Яңа объект “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль максатлы программасында катнашу аркасында төзелгән һәм кадастр исәбенә куелган, муниципаль берәмлеккә оформить ителгән.
698 метр озынлыктагы газүткәргеч төзүнең гомуми бәясе 743 мең сум тәшкил иткән. Газ челтәренә 10 йорт тоташтырылачак.
Газүткәргеч төзү производство биналары яңа объекттан ерак түгел урнашкан берничә эшкуарга фермер хуҗалыгын алып барырга шартларны яхшырту мөмкинлеге дә бирә, шуның белән дә ул биләмә өчен мөһим. Надеждино авылында өч авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли: Ф. Исламуратовның крестьян-фермер хуҗалыгы (сарык үрчетү), Н. Петровның (ат үрчетү), А Грешняковның (балыкчылык) крестьян-фермер хуҗалыклары.