Новости
8 Октября 2018, 06:34

Җылылык подвалдан башлана

“БХ” газета укучыларны юбилей объекты – Бәләбәй шәһәренең Горохов урамында 150 урынга исәпләнгән балалар бакчасының ничек төзелүе белән таныштыруны дәвам итә.

– Бинаның беренче катында электромонтаж эшләре тәмамланып килә. Арытаба бинаның эчендә эшләр башланачак, – дип хәбәр итте Уфа шәһәре “Главспецстрой” җәмгыятенең төзелеш участогы начальнигы Артем Давыдов. – Безнең ташчылар икенче кат салу белән мәшгуль,
Подряд оешмасына йөк күтәрү техникасын Бәләбәй механикалаштырылган эшләр идарәсе биргән. Идарәлек начальнигы Айрат Яппаровның сүзенә караганда, РДК машинисты Константин Яковлев Приютта яши, әмма көн саен , хәтта ял көннәрендә төзелеш материаллары бушату өчен килә. Автокран белән УМР хезмәткәре Хәбир Мөхәмәтшин идарә итә.
Ә подвалда эш кайный – монда җылылык корылмалары куела. Булачак бьалалар бакчасын җылылык белән тәэмин итү өчен “Теплоэнерго” җәмгыяте җаваплы.
Римма Солтанова.
Читайте нас