Быел февраль башында Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы I-XI сыйныфта укучы татар балаларының һәм студент яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, үстерү максатында “Җанлы сүз” IV республика дистанцион иҗади конкурсын игълан иткән иде.
Бәйгегә җиде номинация: шигърият, хикәя, эссе, сценарий, публицистика, әкият һәм фәнни язма нигезендә 28 районнан 208 укучы һәм студентның эшләре кабул ителгән.
Бәйгенең йомгаклау кичәсе сентябрь ахырында уку йортының тантаналар залында үтте. Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, истәлекле бүләкләр-китаплар, аларның җитәкчеләренә “БР татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әйтергә кирәк, әлеге конкурста Бәләбәй татар гимназиясе укучылары да актив катнашты. 9нчы сыйныф укучысы Эльдар Суфиянов, 6 нчы сыйныф укучысы Алина Хөсәенова катнашу сертификаты алдылар. Ә кичәгә чакырылган 6 нчы сыйныф укучысы Диана Нартдинова (җитәкчесе Л.Н. Фәттахова ) Диплом белән бүләкләнде.
БДУ укытучылары Лилия Сәгыйдуллина, Илдус Фазлетдинов, Марат Шәрипов, журналист Мөнир Вафин, язучылар Фәния Габидуллина, Дилбәр Булатова, шагыйрь Руслан Сөләйманов һ.б. укучылар алдында фәһемле чыгыш ясадылар. Кичә университет студентларының концерт номерлары белән үрелеп барды.
Чарага килгән кунакларга Башкортстанның Дәүләт Милли музеена экскурсия дә бик ошады.
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.