Укучы яшьләр арасында пенсия һәм социаль грамоталылыкны күтәрү буенча белем бирү кампаниясе башланды
– Кампаниянең төп вакыйгалары – “Мәктәп укучыларына пенсия турында” интернет-ресурстан, шулай ук “Уку һәм яшәү өчен булачак пенсия турында барысы“ уку кулланмасыннан файдаланып, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен тематик дәресләр һәм занятиеләр, – дип билгеләделәр РФ Пенсия фондының Бәләбәй районында һәм Бәләбәй шәһәрендә идарәлеге вәкилләре. – Чараларны Пенсия фонды белгечләре уздыра. Очрашулар яшьләрне хезмәт эшчәнлеге тәмамлангач үзләрен финанс белән тәэмин итү мәсьәләләренә, беренче чиратта, пенсия белән тәэмин итүгә игътибар иттерү өчен оештырыла, ә аңа нигез эшли башлаганнан алып бөтен эшләгән вакытта салына.
1 нче гимназиядә 10 б классы укучылары өчен ачык лекция узды. Кунаклар пенсия хокуклары турында, аларның ничек барлыкка килүе, нәрсәгә бәйле булуы, СНИЛС карточкасының нигә кирәклеге, булачак пенсия турында ничә яшьтән үк хәстәрлек күрү кирәклеге һәм “ак” хезмәт хакы алуның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Мәктәп укучылары шулай ук РФ Пенсия фондының Бәләбәй районында һәм Бәләбәй шәһәрендә идарәлегенең клиент хезмәте эшен оештыру белән таныштылар. Тыңлаучыларга “ Уку һәм яшәү өчен булачак пенсия турында барысы” китабы, тематик буклетлар, брошюралар тәкъдим ителде.
Әйткәндәй, Пенсия фонды дәреслеге ел саен яңартыла, һәм яңа уку елына укучыларның кулларында – һәрчак соңгы үзгәрешләр кертелгән көнүзәк басма.