Өлкән яшьтәгеләр көнендә Байморза авыл клубында алтын яшьтәге авылдашлар җыелды.
Җыелганнар алдында Ермолкино авыл советы авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Михаил Сидоров чыгыш ясады. Ул барсын да бәйрәм белән котлады һәм юбилярларга бүләкләр тапшырды. Быел Роза Шамгулова белән Фәүзи Гыймазетдиновка 80 яшь тула. Алар гомер буе авылда яшәде, колхозда эшләде. Фәүзи агай – Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Тәбрикләү сүзе белән авылдашларына урындагы шагыйрь Мансур Гыйбаев мөрәҗәгать итте. Ул гадәттәгечә кунакларга шигырьләрен укыды. Мансур Гарифулла улы бу көнне үзе дә лаеклы котлаулар алды. Ветеранга “Безнең төбәк легендалары” интернет-конкурсында “Әдәбият” номинациясендә беренче урын яулаган өчен диплом тапшырылды.
“Ләйсән” һәм “Яшьлек” вокаль төркемнәре башкаруында җырлар кунакларның күңеленә хуш килде. Алар татар, мари һәм чуваш телләрендә өстәл артында да яңгырады. Сания апа Миңнебаева белән Мәрьям апа Ишембаева борынгы җырлар башкарып, барсын да шатландырды.
Чара җылы халәттә үтте. Өлкән яшьтәгеләрне онытмау һәм өлкән буын белән даими бәйләнеш тоту бик мөһим.