Бәләбәй шәһәренең Интернациональ урамындагы 75 нче йорт ихатасында да быел заманча балалар уен мәйданчыгы барлыкка килде.
Объектның бәясе – 1 миллион 108 мең 890 сум 65 тиен, ул Урындагы башлангычларга ярдәм программасына ярашлы өстәмә финанслау шартларында төзелгән, шуның миллион сумы – республика субсидиясе, бу суммадан 15әр процент – шәһәр бюджетыннан һәм күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең акчалата иганәсе, шәһәр эшкуарларының ярдәме – 208 мең 890 сум 65 тиен.
Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашып, йортта яшәүчеләр һәм шәһәр эшкуарлары акчадан тыш, бүтән төрле ярдәм дә күрсәтә. Интернациональ урамындагы 75 нче йортта яшәүчеләр эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыра, шулай ук балалар мәйданчыгы коймасын куя. “Дорцентр”, “Дорремстрой” җәмгыятьләре, “Арлан промысел юлларын тоту идарәлеге” җәмгыятенең Бәләбәй цехы, “Башкиравтодор” җәмгыятенең Бәләбәй филиалы һәм “Техстрой” җәмгыяте хәвефсез махсус япма өчен нигез әзерләгән.