Башкортстан, курай моңлы илем,
Халкыбызның кайнар йөрәге.
Бер ананың ишле баласыдай,
Милләтләрнең уртак терәге.
Тансык миңа кар-буранлы кышың,
Гөл чәчәкле чибәр язларың.
Әнкәм төсле сөйдең, иркәләдең,
Мәхәббәтем булып назладың.
Гадилегең белән кунакчыллык
Бик борыннан килә, каныңнан.
Кемнәр генә авыз итмәгәннәр
Кымызыңнан, юкә балыңнан.
Шәхес культы үлем ишкән чорда
Киткән иде безнең кадерләр.
Маңгайдгы сырдай ил кырында
Аяк баса халкым, карагыз.
Кылыч тотып түгел, күршеләргә
Күчтәнәчләр төяп барабыз.
Шушы җирдә туып, тамыр җәйдем,
Нурлы кояш зәңгәр күгемдә.
Җил-давыллы ярыр канатым син,
Таянычым картлык көнемдә.