Муниципаль районның мәгълүмати-аналитик бүлеге уздырган чираттагы “туры бәйләнеш” индивидуаль торак төзелеше мәсьәләләренә багышланды.
Бәләбәйлеләрнең шылтыратуларына МР хакимиятенең архитектура бүлеге начальнигы Айгөл Иванова җавап бирде.
“Туры бәйләнеш”кә килгән мөрәҗәгатьләр, 2018 елның 4 августында “РФ шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү һәм Русия Федерациясенең аерым кануният актлары турында” 340 нчы федераль закон көченә керү сәбәпле, торак йортлар салуның яңа тәртибенә кагылды.
– Торак йортлар төзү тәртибе гадиләштерелде һәм ул белдерү хаты җиткерү рәвешендә. Торак йорт салырга рөхсәт сорау урынына гражданин муниципаль район хакимиятенә индивидуаль торак төзү участокларында, торак пунктлары чигендә ЛПХ участокларында, бакча-дача участокларында йорт салырга нияте турында хәбәр генә итәргә хокуклы, – дип аңлатты Айгөл Мәгъсум кызы.
Мондый белдерү хаты алганнан соң муниципаль районның архитектура бүлеге булачак төзелеш параметрларының урындагы хокуки документлар буенча файдаланырга рөхсәт ителгән җир участогы күренешенә һәм шул территориягә каравына туры килүен тикшерә. Әгәр шулай икән, төзелешнең тиешле параметрларга туры килүе һәм аны җир участогына урнаштыру мөмкин булуы турында хәбәр итүчегә МР хакимиятенең белдерүе җибәрелә. Аннары гражданин үз җир участогында тыныч күңел белән торак төзи башлый ала.