“Мин Русия Федерациясе Президентына мине отставкага чыгару үтенече белән мөрәҗәгать иттем, – диелә белдерүдә. – Бу минем шәхси карар. Ул бар яктан да уйлап кабул ителгән. Сәбәбе шунда: канунияткә ярашлы, мөмкинлегем булса да, мин 2019 елда республика Башлыгын сайлауда катнашырга ниятләмим. Минем карашка, олы яшьтәге төбәк җитәкчеләре эшчәнлеген тәмамлау турында карарны вакытында кабул итәргә һәм, өстән яки астан бернинди басымсыз яки гадәттән тыш хәлгә бәйле түгел, ә уйлап һәм бәхәс-низагсыз, лаеклы китәргә т иеш.
Башкортстан кебек Федерация субъекты башлыгы эше зур тырышлык, көч, яңа идеяләр таләп итә. Мондый эшкә тәү чиратта яңа, яшь буынның көче җитә. Хәзерге дөньяда үзгәрешләр бик тиз бара, аларга, шул исәптән кадрлар сәясәтенә ярашлы булырга кирәк.
Ни өчен мин язын түгел, ә хәзер отставкага чыгарга булдым? Яңа командага эш белән танышу, республика халкы алдында абруй яулау, 2019 елның сентябрендә узачак сайлауларга әзерләнер өчен вакыт кирәк. Әле үк киләсе алты елга ил Президенты куйган бурычларны үтәү буенча эшне төзү мотлак. Республикада күчәкилешлелекне һәм тынычлыкны сакларга кирәк”.