Русия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручыны тәгаенләде. Ул – Радий Хәбиров.
Радий Фәрит улы Хәбиров 1964 елның 20 мартында Башкорт АССРның Ишембай районы Сайран авылында туган. Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда Ишембай машина төзү заводында фрезерлаучы укучысы булып башлаган.
1989-1992 елларда – Башкорт дәүләт университетының юридик факультеты дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты.
1994-2003 елларда – Башкорт дәүләт университетының юридик факультеты өлкән укытучысы, доценты, деканы урынбасары, Хокук институты директоры.
2003-2008 елларда – Башкорстстан Республикасы Президенты Хакимияте җитәкчесе.
2008 елда – Русия Федерациясе Федераль Җыелышы һәм Русия Федерациясе Президент ының Эчке сәясәт буенча идарәлегенең сәяси партияләре белән эш итү департаменты директоры.
2009-2016 елларда – Русия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт буенча идарәлеге җитәкчесе урынбасары.
2017-2018 елларда – Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәр округы башлыгы.
Юридик фәннәр кандидаты. Башкортстан Республикасының атказанган юристы.