Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2018, 13:02

Сәүдә рәтләре сатып алучыларны көтә

Бәләбәйдә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

Бәләбәйдә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
Узган шимбәдә сәүдә Үзәк базар янында урнашкан “Траст” җәмгыяте мәйданында (Войков урамы, 134) барды.
Шәһәр кешеләренә ит, бал, бәрәңге, кишер, кәбестә һәм башка яшелчәләр тәкъдим ителде. Бәрәңгенең бидрәсен 100 сумга, бер кабакны – 50 сумга, кишер белән чөгендернең килограммын – 25әр сумга, дуңгыз итен – 220-240, тавык итен – 220, күркә итен – 250, өч литрлы бер банка балны 1800 сумга сатып алырга мөмкин иде.
Исегезгә төшерәбез, Бәләбәйдә һәм Приют поселогында авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрдә 29 декабрьгә кадәр оештырылачак. Алар урындагы товар җитештерүчеләрне яклауда, шәһәр халкын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Кадрия Гыйлманова
Читайте нас: