Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2018, 12:57

Сыер булса – өстәлдә сый

Республикада социаль контракт нигезендә адреслы социаль программа тормышка ашырыла, аңа ярашлы авылда яшәүче аз тәэмин ителгән гаиләләр ярдәм алала

Республикада социаль контракт нигезендә адреслы социаль программа тормышка ашырыла, аңа ярашлы авылда яшәүче аз тәэмин ителгән гаиләләр ярдәм алала
Бәләбәй муниципаль районында бүгенгә аны сиксәннән артык гаилә алган, шул исәптән Ермолкино авыл советы авыл биләмәсеннән Зиязетдиновлар гаиләсе.
Редакция хезмәткәрләре Байморза авылында Зиязетдиновларның гаиләсе белән очрашты, хәтта балалары яратып өлгергән малкайны фотога төшерә алды. Аларның гаиләсе ишле, дүрт бала тәрбиялиләр.
– Авылда яшәгәннәр өчен сыер – ул барысы. Безнең күптән “Сөтлебикә” аласыбыз килде, тик сатып алырга акча чамалы иде – ул хәзер кыйммәт тора, – дип сөйләде хуҗабикә Алена Александровна. – Без Байморзага ярты ел элек күчендек. Ирем Марсель Тәлгать улы фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли, үзем шунда ук санитарка. Дәүләт тарафыннан мондый ярдәм күрсәтелүе турында белгәч, документлар тапшырдык. Аларны тиз арада карарлар дип һич көтмәгән идек, берничә айдан сыер сатып алу өчен исәпкә 49 мең сум акча да күчте. Хәзер хуҗалыкта туендыручыбыз бар, ул безне “ак”тан өзми. Өстәлебездә көн саен сөт, каймак һәм эремчек. Малина (малкайга шундый кушамат биргәннәр – ред.) – безнең өчен зур бүләк. Без бик канәгатьбез.
– Мин монда “Земство докторы” программасы буенча эшкә килдем, – дип сөйләшүгә кушыла Марсель Тәлгать улы. – Авыл халкы киң күңелле, ихлас кабул иттеләр, ярдәм итәләр, ихтирам белән карыйлар. Йорт сатып алдык, бакча үстерәбез, тавыклар тотабыз, менә хәзер бозау да көтәбез. Яшәргә һәм эшләргә була.
Социаль контрактның мөһим бер шарты бар: өч ел дәвамында сыерны сатарга яки суярга ярамый. Димәк, “Простоквашинода каникуллар” мульфильмындагы кебек сыер әлегә дәүләтнеке булып кала. Әмма ул биргән бар ризык – сөт, каймак, эремчек һәм бозау алган хуҗаныкы.
Әнисә Гаделшина
Читайте нас: