Туган илебезгә, туган телебезгә, табигатебезгә ярату, ихтирам безнең яшәгән җиребездән, укыган мәктәбебездән башлана.
Минем һәм әти-әниемнең, дәү әни белән дәү әтиемнең туган җиребез – Бишбүләк районы Дүсән авылы. Биек тау итәгендә урнашкан ул авыл искиткеч матур. Тау башында куе нарат урманы, янәшәсендә сылу кызларга охшаган ак күлмәкле, яшел чуклы шәл ябынган ак каеннар үсеп утыра. Урманнарында каен җиләге, җир җиләге, кура җиләге, бөрлегәннәр үсә.
Авыл яныннан мул сулы, күп балыклы Дим елгасы ага. Авылдан ерак түгел саф сулы чишмә чылтырый. Аны халык Кызыл чишмә дип йөртә. Анда печәнчеләр өчен ял итү урыннары да ясап куйганнар. Авылдан бер чакрым чамасы ераклыкта өч күл җәйрәп ята. Җәен анда су керәбез, балык тотабыз. Ял итәргә башка җирләрдән дә кешеләр күп килә, күл буйлары шаулап тора. Талларына кунып сайраган кошлар тавышы – үзе бер сихри дөнья. Су кереп, кошлар җырын тыңлап кайтканнан соң, чишмә суы белән дәү әнинең мичтә пешкән икмәге, яңа аертылган каймагы белән самавырда кайнаган чәй эчүе шундый рәхәт!
Авыл халкы, бигрәк тә дәү әтиләребез, язын чишмә буйларын, әйләнә-тирәбезне, авыл урамнарын, якыннарының каберен тәртипкә китерәләр, чүп-чардан тазарталар, чәчәкләр, агачлар утырту эшләрен башкаралар. Читтә яшәгән авылдашлар да авылны төзекләндерү, агач утырту эшләрендә катнашалар.
Бөек Ватансугышына бик күп ир-егетләребез киткән булган, күбесе әйләнеп кайтмаган. Алар истәлегенә авылыбыз уртасында һәйкәл куелган. Һәр ел саен Җиңү бәйрәмендә сугышта ятып калган авылдашларыбызны искә алабыз.
Авылыбызны төзек урамнары, берсеннән-берсе матур өйләре, чиста, саф һавалы урманнары, шифалы чишмәләре, анда тормыш көткән уңган, тырыш кешеләре данлый. Олы яшьтәге кешеләр элекке кәсеп –умартачылык белән шөгыльләнә.
Туган авыл турында сүз чыкканда туган тел турында да онытырга ярамый. Туган җир, газиз ана, туган тел – бу төшенчәләр бер-берсенә бик якын. «Иле барның – теле бар” дигән халык мәкале моңа мисал булып тора. Без авылда да, гаиләдә дә һәрвакыт саф татар телендә сөйләшәбез. Туган як табигатен саклаган кебек, телебезне дә саклаучылар булыйк.
Туган авылым миңа бик якын һәм кадерле. Дүсәнемне сагынып, әти-әни, туганнарым белән еш кайтам. Туган ягымны бик яратам.
15нче мәктәпнең 4 нчы сыйныф укучысы.