Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2018, 14:32

Биш баласы, 13 оныгы, 12 туруны бар

– Байморзадан Роза Шәмгулова – иң бәхетле кеше. Аңа 80 яшь тулды! – дип горурланып яза авылдашы турында клуб мөдире Фәридә Нәбиева.

– Байморзадан Роза Шәмгулова – иң бәхетле кеше. Аңа 80 яшь тулды! – дип горурланып яза авылдашы турында клуб мөдире Фәридә Нәбиева.
Бу шатлыклы вакыйга турында бөтен республика белә, чөнки юбиляр хөрмәтенә “Юлдаш” радиосыннан җылы котлау сүзләре һәм матур җыр яңгырады. Тантана сәбәпчесенең кодагые Роза Каһирова махсус бу көнне котлау җибәргән.
Роза апа – сугыш һәм хезмәт ветераны. Ул 38 ел колхозда савучы булып эшләде, биш бала тәрбияләп үстерде. Әле балаларының гына түгел, 13 оныгы, 12 туруны тәрбиясендә, хөрмәтендә яши.
Юбилейга иң якын кешеләре: балалары, туганнары, күршеләре, дуслары җыелды. Ермолкино авыл советы авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Михаил Сидоров ветеранны юбилее белән котлады һәм бүләккә җырлар җырлады.Шулай ук юбилярга “Сугыш балалары” медале тапшырылды. Сугыш башланганда Роза Шәмгуловага өч кенә яшь тулган була.
– Ходай сезгә озын гомер насыйп итсен, кунакчыл, киң күңелле булып калыгыз, – дип, ихлас теләкләрен җиткерде кунаклар олуг юбилеен билгеләүче әбекәйгә.
Читайте нас: