Районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре әлеге вакытта техник культураларны урып-җыя. Исмәгыйль Хөснетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында 400 гектар көнбагышны беренчеләрдән булып җыеп алдылар.
Алексей Гришанин, Анатолий Мышаков , Сергей Липилинның крестьян-фермер хуҗалыкларында да әлеге культураны җыя башладылар. “Малиновка” кооперативында исә 422 гектар биләгән көнбагышның яртысын урып-җыйганнар.
МР хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларына караганда, районда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланган дип әйтергә була. Эшче кулларга һәм урып-җыю техникасына кытлык сизелгән М. Горький исемендәге токымчылык заводы, “Гарант” җәмгыяте басуларында соңгы гектарларда эш төгәлләнеп килә.