Бәләбәй районы Тузлыкуш авылының биләмә китапханәсендә БРда
Гаилә елына багышланган күңелле чара узды
Республика көнен бәйрәм итү уңае белән Тузлыкуш биләмә китапханәсендә Гаилә елына арналган чараның беренче өлешендә Башкортстан турында җыр һәм шигырьләр яңгырады. Катнашучылар “Син үз төбәгеңне беләсеңме?” викторина сорауларына җавап бирде.
Ә аннары чара “Гаиләм- терәгем” конкурс программасы белән дәвам итте. Конкурста катнашучылар “Башкортстан” сүзеннән сүзләр төзеде. “Минем гаиләм тарихы”, “Иң кадерле бүләк”, “Балалар белән булган кызыклы хәлләр”, “Әтинең бишек җыры” гаилә конкурсларында осталыкларын күрсәтте.
Җыр һәм бию конкурслары иң күңеллесе булды: гаилә парлары яраткан җырларын башкарды, парлап биеде. Фәридә белән Мөнәвәр Синагатуллиннарның, Рәсимә белән Камил Фазлетдиновларның гаиләләре җиңүчеләр булып танылды. Катнашучылар бүләккә диплломнар һәм шагыйрә Зәйфә Салихованың яңа “Җылытасым килә дөньяны” китабын алдылар. Шагыйрь Камил Фазлый әлеге китаптан берничә шигырьне укып ишеттерде
Лена Юлаева, җәмәгать хәбәрчесе.