Казанда иҗади карьерасын Башкортстанда башлаган күренекле биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл куйдылар. Биш метрлык сын Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры янында үз урынын тапты. Монументның авторы – танылган скульптор Зураб Церетели, дип хәбәр итә “Вечерняя Казань” газетасы.
Шуны өстәп үтик. Башкортстанның башкаласында “Рудольф Нуриев һәйкәлен әзерләү һәм кую” объекты буенча инженер-эзләнү эшләрен башкаруга элект рон аукцион игълан ителгән. Һәйкәлне Зәки Вәлиди урамында, Социнвестбанк янында кую күзаллана. Һәйкәл кою кемгә йөкләтелер – әлегә билгесез.
Рудольф Нуриев – совет, британ һәм француз балет артисты һәм балетмейстеры, Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры солисты. 1961 елда труппаның Парижда гастрольләре тәмамлангач, сәяси сыену урыны сорый.
1941 елда Рудольф әнисе белән Башкорт АССРна эвакуацияләнә. Уфадагы балалар фольклор ансамблендә бии башлый. Мәдәният сараенда шәгыльләнә.
Уфада Башкорт хореография колледжы һәм 1993 елдан Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә уздырылган Халыкара балет сәнгате фестивале, шулай ук шәһәр урамнарының берсе Рудольф Нуриев исемен йөртә. Башкорт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев музее булдырылган. Шулай ук шәһәрдә биюче хөрмәтенә мемориаль тактаташ һәм барельеф куелган.