Бәләбәй районы – югары максатка ирешү өчен 34 милләт гражданнары бердәмлегенең, батырлыгы, уңганлыгы, тормыш яратуының чагу өлгесе ул.
Республика көне монда туган һәм Башкортстан икенче туган йортына әйләнгән барлык кешеләрне берләштерә. Туган ил – иң кадерле һәм һәркемнең яраткан сүзе. Бу сүзнең асылы безнең өчен иң изге кыйммәтләрдән – гаилә, ата-бабалар, туган шәһәр – гыйбарәт. Республиканың бер гасырлык тарихы бик күп вакыйгалар һәм фактлардан тора. Бәләбәй районы өзеклексез Башкортстан белән бәйле, һәм анда булган хәл-вакыйгалар шушы йөзьеллык тарихның бер өлеше.
Бәләбәй районында Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 28 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды.
Тантанада катнашкан Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы вазиасын башкаручы Ихсан Бәдретдинов, БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимер Мөхәмәтҗанов район халкын һәм чарада катнашучыларны җылы һәм ихлас котладылар. “Бүген безнең төбәк – Русия Федерациясендә иң алдынгы һәм имин”, – дип билгеләде Тимур Мөхәмәтҗанов. Ул бергә яшәү юбилярлары Люция Кәлимулла кызы белән Галимулла Газизуллин улы Хабибуллиннарга котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырды. 60 ел бергә гомер иткән Хабибуллиннарның өч баласы, өч оныгы, ике туруны бар.
Концерт программасы районда тату яшәүче төрле халыклар – башкорт, рус, татар, чуваш, мордва… – җырларыннан һәм биюләреннән гөлләмә тәшкил итте.