Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2018, 14:53

Гимназия-интернатка экскурсия

Күптән түгел 39 нчы “Җәйгор” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Башкорт гимназия-интернатында кунакта булды.

Күптән түгел 39 нчы “Җәйгор” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Башкорт гимназия-интернатында кунакта булды.
Кечкенәләрне ачык йөз белән каршы алдылар һәм алар өчен уку оешмасы буенча экскурсия оештырдылар. Балаларга аеруча “Әманат” музеенда кызыклы булды, монда аларга гимназия һәм туган шәһәребез тарихы турында сөйләдек. Аннары малайлар һәм кызларны тамаша залына “ Республикам, чәчкә ат!” әдәби-музыкаль композиция карарга чакырдык. Соңгы”Туган як” җыры яңгыраганда тамашачылар кулга-кул тотынышып, җ ырга кушылды. Концерт бер тында узды. Артистлар – беренче класслар укучыларына рәхмәт белдереп, озак алкышладылар. Гимназиягә походтан кечкенәләр бик канәгать калды.
Зоя Биккузина, “Әманат “ музее җитәкчесе.
Читайте нас: