Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2018, 14:49

Радий Хәбиров – балалар мәйданчыкларының хәвефсезлеге турында

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча киңәшмә уздырды.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча киңәшмә уздырды.
Кичә, 17 октябрьдә, Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча киңәшмәдә балалар мәйданчыкларының хәвефсезлеге турында фикерен белдерде. Бу хакта республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның әйтүенә караганда, бала сәламәтлегенә зыян китерергә сәләтле корылманы алып куярга гына түгел, ә хәвефсезлек таләпләренә туры килгән яңасы белән алыштырырга кирәк.
“Бер таган да каты каптырмалы булырга тиеш түгел”, – диде Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә шулай ук күпфатирлы йортларны, ихаталар һәм җәмәгать террииториияләрен ремонтлау һәм төзекләндерү мәсьәләләре каралды.
Читайте нас: