Ул – Русия спецназының “исем анасы”. Көчле. Җиңелү белмәс. Чыдамлык һәм тугрылык үрнәге, хәрби офицерның чын тормыш иптәше. Меңнәрчә русияле карашын аңа юнәлтә – һәркемгә ул яклау сүзе таба, яхшы теләк әйтә , җылы караш бүләк итә.
Русия Герое, якташыбыз генерал-полковник Анатолий Романовка 70 яшь тулу уңае белән тормыш иптәше Лариса Васильевна Бәләбәйгә килде, иренең әнисенең каберендә булды, туган Беренче урта мәктәбендә Билгесез солдат мемориалына чәчкәләр салды, укытучыларга, журналистларга автографлар таратты.