Октябрьдә Бәләбәй районының 13 ветераны РФ Президентыннан һәм Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгыннан җылы котлпаулар һәм изге теләкләр ала.
Бәләбәйлеләр Ирина Денисовна Желуденко, Евгения Андреевна Масенькина, Маргарита Иосифовна Гембицкая, Екатерина Ивановна Руденко Мәрвәр Төхвәтулла кызы Гимаева, Мария Григоррьевна Чубарева, приютлылар Раиса Архиповна Озерова һәм Екатерина Григорьевна Бычкова, Аксаковтан Анастасия Васильевна Феоктистова, Баженоводан Мария Петровна Семенкова, Шаровкадан Прасковья Георгиевна Евстафьева белән Нина Ефимовна Михайлова, Слакбаштан Евдокия Михайловна Анисимова 90 яшьлек юбилейларын билгелиләр.
Туксан ел гомер бик тиз очып узган. Бу елларда ветераннар нинди генә вакыйгалар кичермәгән. Әмма хәтердә тик якты, бәхетле гомер мизгелләре саклана, югыйсә алар намус белән җиңеп чыккан кыенлыклар да, проблемалар да булган.
“БХ” укучылары да котлпуларга кушыла һәм олы яшьтәге ветераннарга сәламәтлек, җан тынычлыгы тели.
Әнисә Гаделшина әзерләде.