Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге, “Бикчәнтәй укулары-2018” акциясенә кушылып, язучы-фронтовик Әнвәр Бикчәнтәевның тормышына һәм иҗатына багышланган чаралар үткәрде.
Киң даирә кулланучылар өчен “Югары рухилык иҗатчысы” ачык әдәби күзәтү оештырылды. Китапханәчеләр язучының китаплары, тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Теләгәннәр ошаган китапларын өйгә дә ала алды.
Бу көннәрдә туган якны өйрәнү бүлеге бүләк – Әнвәр Бикчәнтәевның 1986 елда нәшер ителгән “Бөркет һавада үлә” китабын алды. Укучы Т. Ленчевская ерак 70 нче елларда балалар китапханәсендә язучы белән оештырылган очрашу турында истәлекләрен сөйләде.
“Бөркет очканда үлә” китабы буенча “Үлемсезлеккә адым” укучылар конференциясе акцияне йомгаклау аккорды булды. Китапның соңгы юлларын укыганда медицина колледжы укучылары бер сорауга җавап эзләде: автор нигә китабын шулай атаган? Алар китаптан мисаллар ярдәмендә Саша Матросовның чагу образын тудырды, аның эш-гамәлләренә бәя бирде. Е. Павлова, П. Аникеева, А. Григорьева, А. Нургалиева, К. Батырова, Я. Антонова, Д. Муксинов, Р. Мозафаров чыгышлары язучының фикере белән бер булды: Александр Матросов очраклы рәвештә генә батырлык эшләмәгән, ул гомере буе аңа әзерләнгән.
Александр Матросов образын иркенлек яратучы кош – бөркет белән чагыштырдылар, ул һәрчак биек-биектә оча һәм очкан чакта үлә.
Геройның батырлыгына 75 ел тулды.