Башкортстан Башлыгы нефть компаниясе белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен карады
Радий Хәбиров “Роснефть” компаниясенең башкарма директоры Игорь Сечин белән очрашу уздырды.
“Нефть-газ мәгълүмат агентлыгы” мәгълүматлары буенча, сәясәтче топ-менеджер белән Башкортстан территориясендә нефть компаниясенең эшчәнлегенә бәйле мәсьәләрне тикшерде. Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Башкортстаннан компанияләрнең “Башнефть” предприятиесе өчен кадрлар әзерләүдә хезмәтләр һәм товарлар сатып алу буенча эре компания тендерларында катнашуы мәсьәләләрен күтәрделәр.
Гомумән алганда, Хәбиров һәм Сенчин республика һәм компания хезмәттәшлеге ту рында инде булган килешүне үстерү мөмкинлеген карадылар.