Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2018, 13:44

Тылсымлы курай

Аның тавышында, моңында туган төбәк, туган җир дөньясы…

Аның тавышында, моңында туган төбәк, туган җир дөньясы…
32 нче “Дуслык” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лариса Гусейнова танып белү-күңел ачу чарасы оештырган. Балалар республика флагы һәм гербы белән танышкан, Уфаның истәлекле урыннары турында видеоматериал караган.
Балалар игътибарын флагта сурәтләнгән үсемлек җәлеп иткән. Ул курай – Башкортстан Республикасы символы. Малайлар һәм кызлар курай турында бәян тыңлап, аны тотып карап кына калмаганнар, Үзәк мәдәният сараеннан Эдуард Агишев җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле башкаруында бу тылсымлы уен кораллы тавышының ничек яңгыравын да тыңлаганнар. Кечкенәләр милли киемнәрдә яшь башкаручыларның курайда уйнавын сокланып, зур кызыксыну белән күзәткәннәр.
Балалар Башкортстан турында шигырьләр укыган, уеннар уйнаган, җырлар җырлаган, милли ризык – “чәк-чәк” белән сыйланган.
– Баланы милли көнкүрешкә, сөйләм теле көенә, җырларына алып кереп, халык йолаларын үзләштерү өчен табигый мохит тудырабыз, шулай итеп үз кече туган иленә карата сөю тәрбиялибез. Туган төбәгеңне , туган шәһәреңнең кыйммәтләрен, ил традицияләрен һәм бәйрәмнәрен белү мәктәпкәчә яшьтә илсөярлек тәрбияләүнең нигезе булып тора, – дип фикерләре белән уртаклашты өлкән тәрбияче Роза Төхвәтшина.
Әнисә Гаделшина әзерләде.
Читайте нас: