Мәләвез шәһәрендә талантлы композитор, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фаил Абдраков истәлегенә һәвәскәр композиторларның “Күңелем моңнары” төбәк конкурсы узды. 2000 елдан үткәрелүче иҗади бәйгенең максаты – композиторларның башкару дәрәҗәсен һәм музыка культурасын үстерү, БР шәһәрләре һәм районнары арасында иҗади хезмәттәшлекне ныгыту, үзешчән коллективлар һәм башкаручылар өчен заманча репертуар булдыру.
Музыкаль конкурста Бәләбәй “маэстролары” Хәмит Тәүхетдинов белән Эдуард Егоров катнаштылар.
Хәмит Саях улы компетентлы жюри хөкеменә хитка әйләнгән “Туганнарың белән бергәләп” җырын тәкъдим итте. “Акчарлак” татар җыры төркеме солисты Тәнзилә Локманова да аның әсәрен – “Чәчкәләр тотып килдем” җырын башкарды. Нәтиҗәдә безнең билгеле һәвәскәр композитор төбәк конкурсы дипломанты булды.
Эдуард Егоров яңа “Сез бит ул бәхет” җырын башкарды. Бу моңлы җыр сүзләренең авторы – җырчының әнисе Рәзидә Ибатуллина, ә көен башкаручы үзе язган. Аңа Уфада яхшы клип төшерелгән. Жюри әгъзаларын моңлы матур тавышы һәм башкару осталыгы белән таң калдырып, Эдуард I дәрәҗә лауреат булды! Лауреат буларак, ул гала-концертта да чыгыш ясау хокукы алды. Катнашучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!